Мирас угы

Фильмдагы вакыйгалар Татарстан Республикасының Милли музеенда бара. Саксыз ясалган бер хәрәкәт һәм экспонатка ялгыш кагылып китү тормыш агышын башка якка борып җибәрә. Атылган ук шөлдергә килеп кадалгач, геройларның гаҗәеп сәяхәте башлана. Тиктормас Роман белән кыю һәм акыллы Зөләйха, имин тормышны саклап калыр өчен һәм явыз Шаманны кабаттан шөлдеренә кертеп бикләү максатыннан, серле артефактларны эзлиләр, шул ук вакытта алар туган якның шанлы үткәне белән дә танышалар. “Мирас угы”ның тулы метражы татар, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.
200
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.