День конституции Республики Татарстан

День конституции Республики Татарстан

Татарстан һаман үсә бара
Бар дөньяга данын таратып.
Үз йоласын, телен, динен саклап
Яши халкы хезмәт яратып.
Тыныч күгем, имин калам биргән
Һәр муллыкка мин дә тиенәм.
Күкрәк сөте имгән сабый төсле
Ихлас күңелемнән сөенәм.
Татарстан, бәйрәмеңне котлап,
Идел суы дулкын уйната.
Каеннарың чәч толымын бизи,
Курайчылар моңнар уята...
Сокландыра бүген Татарстан,
Гөрли, дөрли утлар кабызып.
Чәчәгенә кунган бал кортыдай
Яшим мин дә аңа табынып.

14:32
71
Нет комментариев. Ваш будет первым!
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.