
КАДЕРЛЕ ДУСТЫМ!
Син гаҗәеп белем дөньясына аяк басасың. Синең һәр көнең күңелле мәктәп тормышына һәм яңа дусларыңа бәйле кызыклы вакыйга һәм ачышларга бай булыр.
Бу китаптан син илебез тарихының һәр көне үзенчәлекле булуын белерсең. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы интенсив рәвештә үсә, алга бара. Илебез һәм республикабызның һәр көне мөһим вакыйгалар белән истә кала. Укы, үс, үз вакытыңны планлаштырырга өйрән, һәм синең казанышларың да китапларда урын алыр.
Хәерле юл!
Татарстан Республикасы Рәисе
Рөстәм Миңнеханов

Записи в дневнике
ХӨРМӘТЛЕ ӘТИ-ӘНИЛӘР!
Бу көндәлек беренче сыйныф укучыларын Татарстан һәм Россия тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштыру максатын күздә тота.
Монда сез дәүләт һәм халык бәйрәмнәре, безгә үрнәк булырлык кешеләр, горурланырлык вакыйгалар турында мәгълүмат таба алырсыз. Бу басмада телгә алынган бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында балалар белән фикер алышуыгыз бик мөһим.
Әлеге көндәлек балаларга үз вакытларын планлаштырырга ярдәм итәчәк. Басма битләренең өске ягындагы буш урынга бала сезнең ярдәм белән шушы атна өчен мөһим планнарын яза ала. Аларның үтәлешен бергәләп күзәтеп барыгыз. Битнең аскы өлешендә баланың хис-кичерешләренә,кызыксынуларына бәйле сораулар урын алган. Буш юлларга гаиләгезнең истәлекле көннәрен теркәп куярга мөмкин, андый көннәргә балагыз аерым игътибар бирсен.