Кызыклы мәгълүмат
4 сентябрь

190 ел элек бу көнне Казанга бөек рус язучысы Александр Пушкин килгән.
5 сентябрь
7 сентябрь
13 сентябрь

Мариларның беренче көзге бәйрәме – У Кинде пайрем. Бу көннән башлап, икмәк уңышы мул булсын дип, йолалар үткәргәннәр.
14 сентябрь

«Россия бөркетләре» программасында катнашу – дуслык, белем һәм осталык дөньясында мавыктыргыч маҗара ул.
15 сентябрь

Татар балалар язучысы, күп кенә танылган әкиятләр авторы Абдулла Алишның тууына 115 ел.
18 сентябрь
22 сентябрь
27 сентябрь

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне – тәрбиячеләр, бала багучылар һәм балалар бакчаларының башка хезмәткәрләре бәйрәме.
28 сентябрь

1781 елда патшабикә Екатерина II фәрманы белән Мамадыш авылына шәһәр статусы бирелә.
3 октябрь

Булачак язучы Лев Толстой 1844 елда бу көнне Казан университетына кабул ителә.
6 октябрь
9 октябрь
11 октябрь
18 октябрь
21 октябрь
23 октябрь
28 октябрь
30 октябрь
1 ноябрь
3 ноябрь
4 ноябрь
15 ноябрь
16 ноябрь

1970 елның ноябрендә Айга беренче луноход төшә. Ул Җирдән идарә ителә, аны Советлар Союзында уйлап табалар һәм ясыйлар.
23 ноябрь

115 ел элек бу көнне балалар язучысы, Белмәмешне уйлап чыгарган Николай Носов туа.
24 ноябрь
28 ноябрь
29 ноябрь
1 декабрь
2 декабрь
5 декабрь

Волонтёрлар көне. «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашу – игелекле эшләрдә катнашу ул!
8 декабрь
12 декабрь

Россия Федерациясе Конституциясе көне
15 декабрь
18 декабрь

Бер ел элек «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче съезды узды. Анда меңнән артык бала катнашты.
22 декабрь

1906 елда бу көнне Казанда беренче тапкыр татарча театр тамашасы куела.
26 декабрь
30 декабрь
1 гыйнвар
3 гыйнвар

Кыш Бабай һәм Кар Кызы, татар әкиятләре һәм легендалары геройлары Батыр, Шүрәле, Аждаһа белән бергә, Арча районы Яңа Кырлай авылында яшиләр.
6 гыйнвар
10 гыйнвар

Безне Буратино турындагы әкият белән сөендергән язучы Алексей Толстойның тууына 141 ел.
12 гыйнвар

Россия бөркетләре һәрвакыт белемгә омтыла, дөньяга карашларын киңәйтергә тырыша.
15 гыйнвар

Александр Пушкинның «Салтан патша турында әкият»ендәге Буян утравын хәтерлисеңме? Свияжск утрау-шәһәре бу әкият утравының тасвирламасына бик охшаган.
17 гыйнвар

Кошларга салкыннарда азык табу аеруча кыен, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Син аларга җимлек ясый аласың.
22 гыйнвар

Күренекле рус балалар язучысы Аркадий Гайдарның тууына 120 ел.
25 гыйнвар
27 гыйнвар

Хәрби дан көне. Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы. Илебез тарихын өйрән.
8 февраль

Россия фәне көне. Белем-мәгърифәткә таба «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә атла!
10 февраль
15 февраль
22 февраль

«Яшәгән, ди, булган, ди, удмурт җирләрендә Селта атлы бер баһадир». Удмурт әкияте әнә шулай башлана. Аны ничек дәвам итәр идең?
28 февраль
2 март
7 март

Лалә чәчәге – яз символы һәм татар бизәгенең төп элементы. Әниеңә бүләккә лалә чәчәге рәсемен яса.
16 март

Русларда Май чабу бәйрәменең бер көне. Ул якшәмбе көнне кышны озату белән тәмамлана. Бәйрәм сые – белен – кояш символы булып тора.
18 март

Күренекле татар композиторы, беренче татар балеты – «Шүрәле» авторы Фәрит Яруллинның тууына 110 ел.
1 апрель
2 апрель
6 апрель

Халыкара спорт көне.«Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә актив һәм сәламәт бул, зарядка яса,спорт белән шөгыльлән!
8 апрель
11 апрель
12 апрель
15 апрель
18 апрель

Татар халкының һөнәрләре, сәнгате, әдәбияты турында күбрәк беләсең килсә, «Казан арты» музеена юл тот.
23 апрель
25 апрель
26 апрель

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн һәм Татарстан Республикасында Туган тел көне
29 апрель
30 апрель
9 май
13 май
18 май
20 май
23 май
25 май

Өч көн дәвамында уза торган рус Каравон бәйрәменең бер көне. Бәйрәмнең төп символы – әйлән-бәйлән уены. Гадәттә каравонны шимбә яки якшәмбе көнне билгеләп үтәләр.
27 май
30 май

Юл йөрү кагыйдәләрен һичкайчан онытырга ярамый. Исеңдә тот: юл аркылы чыкканда, аеруча саклык таләп ителә.