«Чүлмәк вату» татар халык уены

Сабан туенда һәм башка бәйрәмнәр вакытында олысы да, кечесе дә «Аркан тарту», «Капчык киеп йөгерү», «Баганага менү», «Көянтә белән йөгерү» кебек кызыклы уеннар уйныйлар. Иң күңеллеләреннән берсе – «Чүлмәк вату». Күзләре бәйләнгән катнашучы таяк белән балчык чүлмәкне ватарга тиеш, ә тамашачылар катнашучыга сугу өчен юнәлешне әйтеп торалар.