«Кубыста йыр» («Кәбестә күчәне») удмурт халык уены

Санамыш ярдәмендә ике алып баручыны билгелиләр: Каравылчы һәм Кәбестә. Уенчылар алып баручылардан 2–3 адым ераклыкта басалар. Каравылчы Кәбестәне берничә тапкыр әйләнеп йөгереп чыга да: «Кәбестә өлгерде!» – дип кычкыра. Уенчылар, йөгереп килеп, Кәбестәгә кул белән кагылырга тиешләр. Каравылчы бер кулы белән чүгәләп утырган Кәбестәнең башыннан тота, ә икенче кулы белән уенчыларга орынырга тиеш. Ул, кемгә дә булса орына алса, «Каракны тоттым!» дип кычкыра. Тотылганы – Каравылчы, ә Каравылчы Кәбестә була.