«Ачкыч» мордва уены

«Ачкыч» мордва уены
Җиргә сызып ясалган квадрат эчендәге алып баручы, почмакларда утыручы уенчыларның берсе янына килеп: «Абый, (апа), ачкыч синдәме?» – дип сорарга тиеш. Тегесе, күршесенә күрсәтеп: «Әнә абыйдан (ападан) сора», – дип җавап бирә. Шул рәвешле алып баручы дүртесен дә әйләнеп чыга. Соңгы кеше: «Уртадан эзлә!» – дип, аны квадрат уртасына җибәрә. Бу вакытта уенчылар тиз генә урыннарын алмашырга тиешләр, ә алып баручы кемнеңдер урынын алырга тырышырга тиеш. Урынсыз калган кеше уенны алып бара.
13:36
474
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.