ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ СИМВОЛИКАСЫ

ТАТАРСТАН ГЕРБЫ  

Гербтагы канатлы барс – республикабызның бөеклеге символы, халкыбызның яклаучысы. Кызыл кояш – якты киләчәккә ышаныч билгесе. Алтын төс – республикабызның байлыгы, яшел – тормыш, ак – ниятләрнең чисталыгы, намуслылык төсе.

ТАТАРСТАН ФЛАГЫ  

Татарстан Республикасы флагы яшел, ак һәм кызыл буйлардан тора. Яшел төс яз һәм яңарышны аңлата, ак төс – чисталыкны, ә кызыл төс энергия һәм тормыш көчен чагылдыра.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!  

Рөстәм Яхин музыкасы,
Рамазан Байтимеров сүзләре,
русчага тәрҗемә авторы Филипп Пираев  


Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.